91 НЧЕ ҖЫР
Мәхәббәттән чыгып башкарылган эшебез
-
1. Бу көн килде, и Алла!
Йөрәк шатлык белән тула.
Монда булу рәхәт, зур рәхмәт
Бу бина өчен.
Безнең төзү эшләрен
Фатихалап, ярдәм иттең.
Бергәләшеп монда, бу Залда,
Җыелыр халкың.
КУШЫМТА:
Чын күңелдән без багышлыйбыз
Бу бинаны бүген сиңа.
Без өйрәнер өчен килербез шушы Залга,
Данлап сине, Йәһвә Алла.
-
2. Без төзүдә катнаштык,
Яңа дуслар монда таптык.
Хатирәләр калыр, бу бирер
Күңелгә шатлык.
Синең рухың булышты,
Бердәмлеккә өлеш кертте.
Мәхәббәттән чыгып, бирелеп
Без хезмәт иттек.
КУШЫМТА:
Чын күңелдән без багышлыйбыз
Бу бинаны бүген сиңа.
Без өйрәнер өчен килербез шушы Залга,
Данлап сине, Йәһвә Алла.
(Зәб. 116:1; 147:1; Рим. 15:6 да кара.)