Изге Язмаларның китап исемнәрен ятла. 3 нче өлеш
Йөкләргә:
1. Маттай: Гайсә җирдә халыкны өйрәткән.
Марк: Алла улы могҗизалар кылган.
Лүк: Гайсә мисаллар сөйләп өйрәткән.
Яхъя: Лазар кебек терелер үлгәннәр.
Рәсүлләр: яхшы хәбәр тарала бар җиргә.
Римлыларга: Йәһвә шәфкатен һәр кеше күрә.
1 Көринтлеләргә: чын мәхәббәт турында ул сөйли.
2 Көринтлеләргә: кичерсәк, Аллаһы хуплаячак.
Гәләтиялеләргә: кешегә игелек кыл, бирешмә.
Эфеслеләргә: гаилә тормышына да өйрәтә.
Филипиялеләргә: хак, дөрес булган турында сөйли.
Көләсәйлеләргә: тыңлаучан булу шатлык китерә.
1 Тисалуникәлеләргә: дога кыл син һәркайчан һәр җирдә.
2 Тисалуникәлеләргә: Аллаһы һәрвакыт ярдәм итә.
1 Тимутигә: Алла Сүзен сабый чактан белгән.
2 Тимутигә: һәрчак җыелышларга булышкан.
Титуска: өлкәннәргә ярату күрсәтик.
Филимунга: элекке кол мәсихче дус булган.
Еврейләргә: без бергә җыелуларга мохтаҗ.
Ягъкуб: һәр яхшы бүләк күктән — Атадан.
1 Петер: Гайсә иң камил үрнәк калдырган.
2 Петер: Йәһвә саф булуыбызны тели.
1 Яхъя: Аллаһыны ярат, бул тыңлаучан.
2 Яхъя: тугры йөреп тор Йәһвә юлыннан.
3 Яхъя: мәсихчеләргә хас кунакчыллык.
Яһүд: Шайтанга каршы көрәштә нык тор.
Ачылыш: оҗмах торгызылачак дип сөйли.
КУШЫМТА:
Изге Язмалар — иң бөек китап.
Йәһвә аны безгә биргән күктән.
Изге Язмаларны — иң бөек китапны —
Тыңлаучан булып, укыгыз һәр көн.