Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

146 җыр

Сез моны миңа эшләдегез

Сез моны миңа эшләдегез

(Маттай 25:34—40)

  1. Гайсәнең майланган сарыклары белән

    хезмәт иткән башка сарыклары бар.

    Майланганнарны кайгырткан өчен, алар

    бүләккә лаеклы дип саналалар.

    КУШЫМТА:

    «Әгәр дә аларны кайгыртсагыз сез,

    Мине дә кайгырткан кебек буласыз.

    Алар өчен сезнең эшләгән эшләр

    Минем өчен дә эшләнгән була.

    Аларга эшләгән — миңа эшләнә».

  2. «Сусаган, ач идем, мине кайгырттыгыз;

    Беренче килдегез, мохтаҗ булганда».

    «Сиңа моны кайчан эшләдек?» — диярләр.

    Патша җавап итеп әйтер аларга:

    КУШЫМТА:

    «Әгәр дә аларны кайгыртсагыз сез,

    Мине дә кайгырткан кебек буласыз.

    Алар өчен сезнең эшләгән эшләр

    Минем өчен дә эшләнгән була.

    Аларга эшләгән — миңа эшләнә».

  3. «Кардәшләрем белән сез бергә вәгазьләп,

    игелекләр эшләп, тугры булдыгыз».

    Уң ягындагы сарыкларга ул әйтер:

    «Оҗмах җирен мирас итеп алыгыз!»

    КУШЫМТА:

    «Әгәр дә аларны кайгыртсагыз сез,

    Мине дә кайгырткан кебек буласыз.

    Алар өчен сезнең эшләгән эшләр

    Минем өчен дә эшләнгән була.

    Аларга эшләгән — миңа эшләнә».