Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тынычсыз җирдә тынычлык саклау

Тынычсыз җирдә тынычлык саклау

Йөкләргә:

  1. 1. Уянгач иртән, мин эшкә барам, әмма бу дөнья шыксыз:

    Көтмәгәндә авырлык туа, кәефеңне боза.

    Аллаһым Йәһвә киңәш итә: «Рухың тыныч булсын».

    Мин төрле хәлдә аңардан сорыйм, ул изге рухын бирсен.

    КУШЫМТА:

    Тынычсыз җирдә тынычлык саклау бер дә җиңел түгел.

    Ләкин мин бирешмәсәм һәм тыныч калсам, Аллаһы мул итеп бүләкләр.

  2. 2. Көн яхшы гына башланды сыман, ләкин эш урынымда

    Берәү миңа, дорфа дәшеп, бик авыр сүзләр әйтә.

    Исемдә тотам Аллаһы сүзен: «Үч алу — минем эшем».

    Мин явызлыкны яхшылык белән гел җиңәргә телим.

    КУШЫМТА:

    Тынычсыз җирдә тынычлык саклау бер дә җиңел түгел.

    Ләкин мин бирешмәсәм һәм тыныч калсам, Аллаһы мул итеп бүләкләр.

    КҮЧЕШ:

    Берәр хәл килеп чыкса,

    Һәм кемдер ачуланса,

    Йөрәгемне һәм аңымны

    Йәһвә тынычлыгы саклар.

  3. 3. Ял көнне, чыгып, вәгазьгә барам. Мин беләм: бу эш бик мөһим.

    Шулай да кайвакыт кешеләр, ярсып, безгә каршы чыга.

    «Купканчы ызгыш, китәргә тырыш»,— дип әйтә Йәһвә Аллаһым.

    Утын өстәмәсәм, бу учак сүнәр, күңелем тыныч калыр.